ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

29 гыйнварда Казан радиомеханика көллиятендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар башлана.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы Татарстанның иң борынгы һәм уңышлы инновацион юнәлешле уку йортларының берсе. Елдан-ел техникум илнең аграр комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыра, моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән барлык мөмкинлекләрне, аерым алганда, «Мәгариф» милли проектын кулланып эшли.

21-25 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында һәм Казанның Вахитов районындагы 131-нче номерлы лицеенда Республика олимпиада үзәге 7-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.

21-24 гыйнварда Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының «Ел студенты» премиясенең гран-при иясен бүләкләде.

Татарстанлыларны «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО тарафыннан оештырылган, «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» бөтенроссия һөнәр конкурсында катнашырга чакыралар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак Казанның 131 нче номерлы физика-математика лицеенда булдылар.

Студентларның челтәрдәге активлыгына күп очракта алар укыган вузның профиле йогынты ясый. Мегафон аналитиклары, Татарстанның төп вузларын каплауны тәэмин итүче база станцияләрендәге мобиль трафикны анализлап, әнә шундый нәтиҗәләргә килгән.

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясенең өч лауреаты «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алачак. 

Укучыларны «Зур тәнәфес» кебек конкурсларга җәлеп итү укучыларның мөмкинлекләрен киңәйтә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә төбәк идарә органнары белән киңәшмәдә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International