ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Бүген Татарстан Республикасында бу бәйрәмне 140 меңнән артык студент билгеләп үтә.

Капиталь ремонт барган дәвердә, балаларны башка мәктәпләргә күчергән очракта, хичшиксез, аларны транспорт белән тәэмин итәргә һәм белем бирү процессының өзелүенә юл куймаска кирәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә төбәк идарә органнары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

21-22 гыйнвар көннәрендә Казанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 еллар сезонының дивизион этабы узды.

19-21 гыйнвар көннәрендә Татарстан һәм татар халкы тарихыннан 8-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

20-22 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында 9-11 сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортлары укучыларын Россия студентлары көне, ягъни Татьяна көне белән котлады. 


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Проект мәгариф өлкәсендә идарәчеләрнең перспективалы командаларын эзләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. «Мәгариф флагманнары. Мәктәп» конкурсында катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 36 758 кеше гариза тапшырган, шуларның 6 057се - Идел буе федераль округы конкурсантлары.

Яр Чаллыда «Өстәмә белем бирү педагогы 2022» һөнәри осталык муниципаль конкурсының финалы узды. 

2020-2021 елларда мәгариф министрлыгы мәктәпләрне төзү программасын яңа дәрәҗәгә чыгарды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 115 мең урынга исәпләнгән 181 мәктәп һәм 110 мең урынга исәпләнгән 734 балалар бакчасы ачылган. 2024 ел ахырына кадәр барлыгы 1300 яңа заманча мәктәп барлыкка киләчәк.

КФУда Татьяна исемле студент кызлар белән таныштырып узачаклар, КНИТУ-КАИ студентлары «Черек күл»дә бәйрәм итәчәк, ә ТИСБИда сессия карачкысын яндырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International