ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

"2015-2024 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән Стратегик идарә итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен уздырыла торган «Талантлар ачу — 2021» форумы уза. Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Талантлар университеты оештыра.

20-25 декабрьдә Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Билингва» һәм «Импульс» профиль сменалары кысаларында җәмгыять белеме һәм химия буенча укыту-тренировка җыеннары уздыра.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

20-22 декабрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва) һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда киләсе елда 117 авыл мәктәбендә физика, химия һәм биология кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда бу уку елы башыннан 29 меңгә якын бала һәм 1,5 мең укытучы белем бирү оешмасында иртәнге фильтр узмаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда дүртенче категорияле куркыныч булган мәктәпләрне саклауны оештыру өчен финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда 54 меңнән артык укучы икенче сменада укый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татар мәдәниятенә багышланган «Чикләвек» («Орех») интеллектуаль уенын оештыру һәм үткәрү өчен, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы Мәгариф министрлыгы һәм инновацияләр цифрлы фабрикасы дипломы белән бүләкләнде. 

21 декабрьдә «ТИСБИ» Идарә Университетында мәктәп укучылары арасында социаль проектлар республика конкурсының финалы узды.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең 95% Covid-19 вакцинациясен узды. Медотвод булган хезмәткәрләр дә бар, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International