ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

22 декабрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Мәктәпне ничек сайларга» дип исемләнгән ата-аналар белән очрашу узачак. Аларның сорауларына «Адымнар» полилингваль мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов җавап бирәчәк, дип хәбәр ителә китапханәнең Instagram битендә.

25 декабрьдә «Цифрлы үрләр» премиясе финалистларын сайлап алу этабы тәмамлана.

Дәүләт Думасы бюджет хисабына сәләтле балаларның вузлар каршындагы интернатларда яшәүләрен күздә тоткан закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Казанда «Ел студенты. Архитекторлар» беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Гран-прины Санкт-Петербургтан Анастасия Атамуратова алды. «Ел студенты» конкурсы Россия милли премиясенең махсус ачык трекы – Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының фән һәм технологияләр елы кысаларында тормышка ашырыла торган уртак проекты. Ярышлар яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән узды.

Wink видеосервисында «Балалар һәм олылар өчен киберкуркынычсызлык» дигән танып-белү видеороликлар циклын карарга була. Аларның һәркайсы виртуаль янауларга багышланган мини-фильмнар режиссер Даниил Бергер һәм «Иптәшләр төркеме» иҗат берләшмәсе тарафыннан төшерелгән. Яшь актерларның күбесе-А.А. Яблочкина исемендәге үзәк Актерлар йорты каршындагы театр студияләрендә тәрбияләнүчеләр. Сериалны булдыручыларга, шул исәптән «Ростелеком-Солар» компаниясенең киберкуркынычсызлык буенча экспертлары да, консультацияләр бирде.


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Казанның ике балалар бакчасы педагогы «Россия тәрбиячеләре» VIII Бөтенроссия конкурсы номинацияләрендә җиңү яулады.

2022 елда 11-сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы-21 апрельдән 2 июльгә кадәр. Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең тиешле боерыклары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

12-14 декабрьдә Мәскәүдә «Яшь профессионаллар. Икътисадның кадрлар потенциалы» дигән темага семинар узды. Конгресс-күргәзмә - Россиянең һөнәри техник белем бирү системасында мөһим стратегик вакыйга.

2022 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенең җиде өстенлекле юнәлеше билгеләнде. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында республика халкының иң күп тавышын җыйган тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

2015 елдан Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы патронаты астында «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International