15 октябрьдә Россия укучылары «IT-Белем көне» профориентация акциясендә катнаша ала, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
12 октябрьдә 1-9 сыйныф укучылары өчен әдәбият буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
Югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасының XVII Ел студенты – 2021» Республика премиясенең гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Эшләр 4 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
13 октябрь көнне Татарстанның Лаеш районында Державино авылында 50 балага исәпләнгән «Йолдызкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Яңа балалар бакчасы билингваль белем бирүгә — татар һәм рус телләрендә тәрбия бирүгә һәм укытуга, экологик тәрбиягә, сөйләмдә кыенлыклар кичерүче балаларны коррекцион үстерүгә юнәлдерелгән.
2021 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял итте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 12 һәм 14 октябрьдә 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының белем бирү сыйфатын милли тикшеренү үткәрә.
Император имәненең токымы "Адымнар-Чаллы" 59 нчы полилингваль гимназиясе территориясендә үсәчәк.
Казанның 175-нче номерлы гимназиясенең 600дән артык укучысы, «Красный крест» оешмасы тарафыннан җыелган акчалар хисабына, Кара диңгез буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров сөйләде.
Бүген Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә эфирга «һөнәрләр тамашасы» - «Тулы очыш» ачык онлайн – дәресенең яңа чыгарылышы чыгачак. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.
Ул аудитория белән уртаклашырга әзер булган төрле өлкәләрдәге талантлы лекторларны, профессионалларны эзләү, сайлап алу һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Барлыгы 2553 уникаль гариза теркәлгән, проектның географиясе Россиянең 80 регионыннан 350-дән артык шәһәрне үз эченә алган. Иң активлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Красноярск, Түбән Новгород һәм Ростов-на-Дону булды.