Ул аудитория белән уртаклашырга әзер булган төрле өлкәләрдәге талантлы лекторларны, профессионалларны эзләү, сайлап алу һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Барлыгы 2553 уникаль гариза теркәлгән, проектның географиясе Россиянең 80 регионыннан 350-дән артык шәһәрне үз эченә алган. Иң активлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Красноярск, Түбән Новгород һәм Ростов-на-Дону булды.
Лектор сыйфатында теләге булган һәркем үз көчләрен сынап карый алды, гаризалар сигез юнәлеш буенча кабул ителде: фән һәм технологияләр, мәдәният һәм сәнгать, карьера һәм бизнес, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, экология һәм хәйрия, социаль-гуманитар фәннәр, табигый фәннәр, медиа һәм маркетинг.
Номинацияләр арасында социаль-гуманитар фәннәр, шулай ук карьера һәм бизнес аеруча популяр булган. Гариза бирүчеләр арасында-кандидатлар һәм фән докторлары, журналистлар, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, профессиональ спортчылар. Гаризаларның яртысыннан артыгы 18-35 яшьлек яшь лекторлардан килгән.