Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булды, анда аның кушуы буенча капиталь ремонт ясалган. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
1 сентябрьдә Питрәч районының Көек авылында рәсми рәвештә ачылачак «Алгоритм» яңа лицеенда беренче сыйныф укучылары өчен генә тантаналы линейка узачак. Бу хакта Instagram да турыдан-туры эфирда район мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова сөйләде.
Яңа уку елы башланыр алдыннан Россия мәгариф министры йомгаклау иншасы өчен биш ачык юнәлеш игълан итте.
Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиягә һәм 34 нче чуаш гимназиясе-интернатына капиталь ремонт буенча проект эшләре бара.
Яңа навигация системасы Казанның ике мәктәбендә – Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда һәм 13 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбендә барлыкка килде. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
- Яңа уку елы башлана, Россия мәктәпләрен мөһим үзгәрешләр көтә, - диде шимбә көнне уза торган Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында мәгариф министры Сергей Кравцов. - Һәр мәктәптә тәрбия программасы һәм тәрбия эше календаре кертелә. 10 пилот төбәктә эшкә "Артек" базасында әзерлек узган тәрбия буенча 2,5 меңнән артык директор киңәшчесе керешәчәк.
Россия Дәүләт флагын күтәрү тантанасы мәктәпләрдә яңа уку елында ук башланачак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
Бердәм дәүләт имтиханын җитди үзгәрешләр көтә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ике ел эчендә - 2022 елдан 2024 елга кадәр барлык уку предметлары буенча БДИ модельләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра.
Марафон программасында илнең уникаль урыннарыннан лекцияләр, интервьюлар һәм дискуссияләр, видеоэкскурсияләр планлаштырылган. "Яңа белем" бөтен Россияне колачлый: театрлар, музейлар, спорт стадионнары, белем бирү үзәкләре, Россиянең эре компанияләре офислары чыгышлары көтелә.
Киләсе елда «Студентлар язы» фестивале БДБ илләреннән конкурс җиңүчеләре катнашында Казанда узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләде.