ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Киләсе елда «Студентлар язы» фестивале БДБ илләреннән конкурс җиңүчеләре катнашында Казанда узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләде.

5-7 сыйныф укучылары өчен Junior Милли Технологик олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, теркәлү 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан укучысы Ренат Кәримов мәктәп укучыларының информатикадан бишенче EJOI 2021 Европа яшүсмерләр олимпиадасында беренче урынны алды.

30 августта Яндекс академиясе лицеенда (элек-Яндекс.Лицей) Татарстан Республикасында 8-10 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курсларга яңа сайлап алу башлана.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль үлчәү материалларының структурасын һәм эчтәлеген регламентлаучы документлар проектларын бастырып чыгарды.


29
август, 2021 ел
якшәмбе

25 августтан алып 29 августка кадәр Башкортстан башкаласы Уфада уза торган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» IX Милли чемпионатының финалы ярышларның үзләреннән тыш күп кенә интерактив, танып белү, мәдәни һәм күңел ачу чараларын үз эченә ала. Аларның күбесе чемпионатта катнашучыларга яки кунакларга гына түгел, ә бөтен ил буйлап тамашачыларга да ирекле тәкъдим ителгән. WorldSkills ның кайда һәм нинди чараларын онлайн карарга мөмкин булуын сөйлибез.

«Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү дәвам итә, ул 16 июньнән 12 сентябрьгә кадәр үткәрелә.

Мәктәп туклануының ата-аналар контроле электрон форматка күчәчәк. Моның өчен мәктәп менюсыннан әзерләнгән ризыкларны бәяләү өчен махсус кушымта эшләнәчәк.


28
август, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, чыгарылыш сыйныф укучылары тотрыклы югары нәтиҗәләр күрсәтә торган мәктәпләр үз курсларын эшли һәм хезмәттәшләрен укыта ала.

Узган уку елында Казан мәгариф учреждениеләренә 400 яшь белгеч килгән, әмма шәһәр мәктәпләрендә кадрлар җитмәү саклана. Иң ихтыяҗлысы башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм физика укытучылары. Бу хакта бүген «Арт Сити» торак комплексында урнашкан «Унбер» яңа мәктәбендә узган педагогик хезмәткәрләрнең традицион август киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International