Бердәм дәүләт имтиханын җитди үзгәрешләр көтә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ике ел эчендә - 2022 елдан 2024 елга кадәр барлык уку предметлары буенча БДИ модельләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра.
Марафон программасында илнең уникаль урыннарыннан лекцияләр, интервьюлар һәм дискуссияләр, видеоэкскурсияләр планлаштырылган. "Яңа белем" бөтен Россияне колачлый: театрлар, музейлар, спорт стадионнары, белем бирү үзәкләре, Россиянең эре компанияләре офислары чыгышлары көтелә.
Киләсе елда «Студентлар язы» фестивале БДБ илләреннән конкурс җиңүчеләре катнашында Казанда узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләде.
5-7 сыйныф укучылары өчен Junior Милли Технологик олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, теркәлү 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан укучысы Ренат Кәримов мәктәп укучыларының информатикадан бишенче EJOI 2021 Европа яшүсмерләр олимпиадасында беренче урынны алды.
30 августта Яндекс академиясе лицеенда (элек-Яндекс.Лицей) Татарстан Республикасында 8-10 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курсларга яңа сайлап алу башлана.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль үлчәү материалларының структурасын һәм эчтәлеген регламентлаучы документлар проектларын бастырып чыгарды.
25 августтан алып 29 августка кадәр Башкортстан башкаласы Уфада уза торган «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» IX Милли чемпионатының финалы ярышларның үзләреннән тыш күп кенә интерактив, танып белү, мәдәни һәм күңел ачу чараларын үз эченә ала. Аларның күбесе чемпионатта катнашучыларга яки кунакларга гына түгел, ә бөтен ил буйлап тамашачыларга да ирекле тәкъдим ителгән. WorldSkills ның кайда һәм нинди чараларын онлайн карарга мөмкин булуын сөйлибез.
«Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү дәвам итә, ул 16 июньнән 12 сентябрьгә кадәр үткәрелә.
Мәктәп туклануының ата-аналар контроле электрон форматка күчәчәк. Моның өчен мәктәп менюсыннан әзерләнгән ризыкларны бәяләү өчен махсус кушымта эшләнәчәк.