Татарстанның өстәмә белем бирү мәктәпләрендә һәм учреждениеләрендә 970дән артык шахмат зонасы ачылды.
Ел саен меңгә якын яшь укытучы Татарстан мәктәпләренә эшкә килә. Бу хакта журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында хәбәр итте.
Республиканың “Костер” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Без Бергэ” профильле сменасының рәсми ачылышы булды.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, ведомство киләсе елда ремонтланырга планлаштырылган мәктәпләр саны буенча планнарны яңадан карады.
Бөтенроссия тикшерү эшләре мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсен билгеләү, педагогларга һәм мәктәпләргә кирәкле методик ярдәм күрсәтү өчен үткәрелә. Әмма ВПР нәтиҗәләре буенча мәктәпләрне рейтингларга кирәкми. Бу хакта математика укытучыларының Бөтенроссия съезды барышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Илнең педагогик вузларында уртача балл соңгы ике ел дәвамында дүрт баллга артты. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Сочида «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгында уза торган математика укытучыларының Бөтенроссия съезды барышында белдерде.
Сервис әти-әниләргә балалар өчен мәктәп, түгәрәкләр, җәйге уку өчен китаплар һәм башка бик күп нәрсәләр сайларга ярдәм итәчәк.
Татарстан территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары 23 млн сумнан артык күләмдә яңа грантка дәгъва итә алачак. Аңа аутистик спектрның бозылуы белән эшләүче бүлекчәләре булган югары уку йортлары дәгъва итә алачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
Имтиханнарга, халыкара олимпиадаларга һәм интеллектуаль ярышларга әзерлек турында Казан мәктәп укучылары - турнирларда җиңүчеләр һәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыя алган чыгарылыш укучылары сөйләде.
Казанда ел саен укытучы һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы уздырыла. Быел чараны «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында уздырдылар. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга үз теләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады.