ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары Түбән Каманың 17 мәктәбендә атнага биш көн белем алачак. Бу хакта үзенең Instagramында Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте.

РАНХиГСта "Финанс белеме эчтәлеге" онлайн-программалар буенча педагогларның квалификациясен күтәрүнең беренче агымы старт ала. Бу Россиядә беренче шундый онлайн-программалар. Уку база һәм алга киткән дәрәҗәләр буенча дистанцион форматта узачак. Шунысы мөһим: укыту бушлай, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы дәүләт программасы буенча финанслана.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале 17-19 августта Алабуга КФУ институты базасында узачак.

Быел Татарстанда 97 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Яңа уку елы көндезге форматта башлана. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова белән эшлекле очрашу барышында белдерде.

14 августтан 31 августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында җәйге профильле сменалар уза. Бу география буенча "Гео-фокус" 4 нче республика профильле сменасы һәм "Орбиталь" өлкән сыйныф укучылары өчен Кирпичников исемендәге 50 нче җәйге профильле химия мәктәбе.

Бу август көннәрендә Горький шоссесы урамы, 100 йорт буенча өстәмә белем бирү үзәгенең ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе йомгаклау тикшерүе уза. Объект «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының бер өлеше булып тора һәм «Пламя» яшьләр лагере территориясендә урнашкан.

Татарстанның Питрәч районы Киек авылында 1224 урынга исәпләнгән яңа лицей төзеп бетерәләр. Төзелеш эшләре 85%ка тәмамланган, объектта көн саен 300 кеше хезмәт куя.

Алабугада 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Мөгаллимнәр өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2015 елдан башлап беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз теле буенча БДИда алты йөз баллы нәтиҗә алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International