ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Биш ел эчендә Казан дәүләт энергетика университеты абитуриентлары өчен бюджет урыннары саны ике тапкыр диярлек арткан. Быел вуз 1451 бюджет урынына кабул итүне игълан итте. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов хәбәр итте.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2021 елның 29 июнендә Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында һөнәри белем бирү секциясе узачак. Аның темасы: «Һөнәри белем һәм хезмәт базары: яңа икътисад өчен заманча кадрлар».

29 июнь кайбер фәннәр буенча БДИ уздыру өчен резерв көн булып тора.

Түбән Камада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Балаларга өстәмә белем бирүне үстерүнең перспектив модельләре. Актуаль мәсьәләләр» исеме астында август киңәшмәсенең  секциясе утырышы узды.

Мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 29 июньдә Чистайның 2 нче лицей базасында мәгариф хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү ресурсы буларак, инновацион практикалар» темасына республика август киңәшмәсе секциясе узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен өч яшь галимгә бирү турындагы указга кул куйды. Документ республиканың рәсми порталында урнаштырылган.

Казанның 102 нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина химия һәм рус теле буенча БДИ 100 баллга тапшырды.

Татарстанның Питрәч районы Көек авылында балаларны илкүләм проект буенча төзелә торган мәктәпкә алып бару өчен мәктәп маршрутлары булдыру планлаштырыла. Район башлыгы Илһам Кашапов авыл территориясенә чыкты, алда торган эшнең масштабын бәяләде.

Чаллыда мәгариф учреждениеләренең яңа уку сезонына әзерлеге турында фикер алыштылар. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, укучылар саны елдан-ел арта бара, шуның аркасында икенче сменада укучылар санын да арттырырга туры килә.

Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы мәйданчыгында «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы — Arts Biler forum башланды. Чара тарихында беренче тапкыр смена тере лабораторияләр — гади катнашучылар һәм аларның танылган остазлары иҗат берлекләре форматында узачак. Биш көн эчендә командалар өч юнәлеш буенча: бию, музыка һәм театр буенча яңа проектлар әзерләргә һәм тәкъдим итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International