ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Имтиханнарның күпчелек өлеше, алар арасында иң массакүләмнәре дә булган  - рус теле, математика һәм тарих, инде артта калды, һәм алар штат режимында узды. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын чит телләр, җәмгыять белеме, биология һәм информатика буенча имтиханнар көтә. 25 июньдә  информатика буенча имтихан БДИның элек расланган төп чоры графигын тәмамлый.

3 июньнән 7 июньгә кадәр Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Төньяк Кавказ буйлап экскурсия сәфәрендә булу бәхетенә иреште. Сәфәрне «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды оештырды.

Бөгелмә районының Подгорная  мәктәбендә республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Уку йортын яңартуга Татарстан бюджетыннан 27,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» VIII ТӨБӘКАРА ФОРУМ яңа форматта эшен башлады, ул ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.

Конкурс 25 июльдә (июльнең соңгы якшәмбесе) «Без бөек держава өчен " Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә һәм хәрби-диңгез флоты көненә багышланган. Анда катнашу өчен дөньяның барлык ил гражданнары, сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм 3 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла.

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшинага мәктәп ашханәләренең үз дизайн-проектларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр ителә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының рәсми сайтында.

2021 елда мәктәпне тәмамлаучыларның  42%ы  БДИга 10 сыйныфта яки аннан да иртәрәк әзерләнә башлаган. Өчтән бере – 2020 елның август-сентябрендә, ягъни, асылда, 11 сыйныфның башында. Уннан бер өлеше әзерлеккә берничә ай элек кенә керешкән, ә сораштырылучыларның 3% ы БДИга бөтенләй әзерләнмәгәнлеген белдергән.

Лениногорск районының бай тарихы белән танышу, эзләүчеләрнең хыяллары — нефть табарга тырышу булган чорларга күмелү – каникулларның менә дигән башлангычы. Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен  җәй учреждениенең Химаячеләр советының хәйрия проектының беренче этабы кысаларында туган як тарихын өйрәнү буенча башланып китте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең контроль (күзәтчелек) реформасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән гамәлләрен тормышка ашыру кысаларында Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшкуарлар тарафыннан контрольлек (күзәтчелек) органнары карарларына электрон судка кадәр шикаять бирү процедурасын файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрә.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте бала өчен җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын ата-аналарга кайтару өчен өстәмә 4,5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Бу хакта ул Россия министрлар кабинеты утырышында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International