2021 елда агымдагы ремонт эшләре 201 Казан мәгариф учреждениесенә кагылачак. Бу максатлар өчен республика һәм шәһәр бюджетларыннан 291 млн.сум бүлеп бирелгән.
Әдәбият, география, химия һәм рус теле буенча БДИ-2021 беренчел нәтиҗәләре аларның тотрыклылыгы турында сөйли. Барлык узган имтиханнар узган ел дәрәҗәсендә тапшырылган, дип белдерде сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев 2021 елда БДИга багышланган матбугат конференциясендә.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында IT-cube балалар иҗат үзәгенә укырга җыю ачылды.
Казан дәүләт энергетика университетында хезмәт куйган яшь укытучы Регина Исхакова «2021 елның иң яхшы яшь укытучысы» исеменә лаек булды.
2021 елның 31 май - 1 июнендә Мәскәүдә Бөтенроссия инженерлык конкурсының (ВИК) финалы узды, аны оештыручы Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, конкурс операторы – НИЯУ МИФИ.
Казанда 30 ел элек төзелгән 25 мәктәпкә ремонт кирәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган киңәшмәдә социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча шәһәр департаменты директоры Петр Королев сөйләде.
РФ президенты Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу вакытында "Ел укытучысы" педагогик конкурсын статик түгел, ә җанлы һәм мавыктыргыч итәргә кирәк, дип белдерде.
2021 елның 27-29 май көннәрендә Зәй муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалы узды.
Бүген, 15 июньдә, Татарстанның 6594 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра. Аларның 6104е – агымдагы елның унберенче сыйныф укучылары, 455е – узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 35е – көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар.
37 учреждениедә яңа ясле төркемнәр барлыкка киләчәк.