Татарстанның Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объектлар «Демография» милли проекты ярдәмендә Көек һәм Богородское авылларында төзелә. Көек авылында 220 урынлык мәктәпкәчә учреждение сафка басачак. Җирле халык аның өчен инде исем уйлап тапкан – күпчелек тавыш "Әкият" өчен бирелгән. Хәзер объектта эчке эшләр бара: беренче катны штукатурлау, барлык инженер системаларын (су, канализация, электрик) урнаштыру. Подвалдагы эшләр тәмамланып килә. Вентиляцияле фасад төзелешенә керештеләр. Шулай ук тышкы инженерлык челтәрләре буенча да эш алып барыла. Богородское авылында 120 урынлык балалар бакчасы төзелә. Бу объектта да шундый ук эшләр алып барыла. Бина эчендә инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр үткәрелә. Тәрәзәләр куелган, котельныйны монтажлауга әзерлек бара.
2021 елда аттестация кампаниясе штат режимында уза. Бу хакта «Белем бирү мохите» онлайн-программасы эфирында Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова сөйләде.
Язгы сессия кысаларында Татарстанда 11 896 дәрес узды, аларда 151 меңнән артык укучы һәм 36 мең көллият, училище һәм техникум студенты катнашты. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә онлайн-дәресләргә республиканың барлык мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дә кушылды. «Проект үсеп килүче буында финанс чишелешләрен кабул итүгә җаваплы һәм гыйлемле якын килү принципларын формалаштыруга, белем бирү процессына финанс белеме нигезләрен укытуны кертүгә һәм, ахыр чиктә, республикабызда яшәүчеләрнең финанс культурасы дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Россия Мәгариф министрлыгы академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Педагогик кванториум» квалификациясен күтәрү курсы укытучыларга заманча укыту җиһазларын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Яңа уку елында «Педагогик кванториум» курсының бер программасы буенча Россиянең 85 төбәгеннән белгечләр укуы планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия мәгариф министрлыгына.
Студентлар төзелеш отрядларында катнашучылар махсус һөнәри әзерлек курсларын уза алачак. Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле грантларны бирү кагыйдәләрен раслады.
Бердәм дәүләт имтиханы – авыл укучылары өчен илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге. Бу хакта “Белем бирү мохите” онлайн-программасында Татарстан Республикасы Алабуга районы Танай урта мәктәбе директоры Виталий Вегера әйтте.
"Яшьләр ОНФ" җәйге каникуллар башлану белән "Балачак иминлеге" акциясен яңартты, дип хәбәр итә Гомумроссия халык фронты матбугат хезмәте.
Бүген Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин катнашында узды.
Информатика һәм ИКТ буенча БДИ баллары – чыгарылыш сыйныф укучысының вузга керү өчен кирәкле белем дәрәҗәсен бәяләү чарасы.
Физика буенча БДИ баллары – чыгарылыш сыйныф укучысының югары уку йортына керү өчен кирәкле булган белем дәрәҗәсен бәяләү.