ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

КВНның Бөтенроссия яшь армиячеләр лигасы үз эшен 2019 елда башлады. Бу яшь армиячеләрнең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен уникаль мәйданчык.

2021 елның 1 сентябреннән Лаеш техникумы пилотсыз очу аппаратларын тышкы пилотлаштыру буенча кирәкле юнәлеш ачарга планлаштыра. Яңа белгечлек "пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү" дип аталачак. Бу турыда техникум директоры Эльвир Якупов сөйләде.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм физика буенча Азия олимпиадасында сигез алтын медаль яулаган мәктәп укучылары Мәскәүдә сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырттылар. Чара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында узды.

Россия мәгариф министрлыгы Хөкүмәт карары проектын эшләде, ул колледжларда төркемнәр кураторларына айлык федераль түләүләрне күздә тота. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен regulation.gov.ru норматив хокукый актлары проектлары порталында урнаштырылган.

 

20-22 майда Актаныш районында “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы финалы узды.

Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли алмый. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.


 

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә.

28 майда Россия Мәгариф министрлыгында Костомаров форумы кысаларында «Тел белем бирү сәясәте: федераль һәм төбәк аспектлары» конференциясе узачак. Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучылары, педагогик югары уку йортлары һәм мәгарифне үстерү институтлары укытучылары катнаша.

Россиянең яңаадан эшли башлаган данлыклы «Артек» һәм «Орленок» балалар лагерьларына Татарстаннан 230 бала ял итәргә җибәрелә.

Җәйге чорда лагерьларда Татарстаннан 183,6 меңнән артык бала ял итәчәк. Аларның 60 проценттан артыгы шәһәр яны лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International