ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан мәктәпләрендә төрле ышанычлы сак системалары тора.

11 майда Мәгариф хезмәткәрләре йортында психологик-педагогик хезмәтләр психологлары, белем бирү оешмалары психологлары өчен ашыгыч киңәшмә узды. Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган хәлләр буенча ашыгыч киңәшмә узды.

БМО генераль секретаре Антониу Гутерреш һәлак булган Казан мәктәп укучыларының әти-әниләренең, шулай ук бөтен Россия халкының кайгысын уртаклашты. Бүген булган хәл — мәгънәсез көчләү акты, дип саный ул. Бу хакта генераль секретарьнең рәсми вәкиле Стефан Дюжаррик сөйләде.

 

Казанның 175нче мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Террорчылыкка каршы республика комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә уза. Алар Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига корбаннары турында сөйләшә.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Шәһәр халкы Казанның 175 нче  мәктәбе янындагы мемориалларга чәчәкләр сала һәм уенчыклар алып килә

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә 11 майда булган фаҗигагә бәйле рәвештә мәгариф оешмаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча төбәкләр өчен тәкъдимнәр белән хатка кул куйды. Документта белем алучыларның да, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең дә тормышын, сәламәтлеген саклауны тәэмин итүче кагыйдәләр бар.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко мәктәпкә һөҗүм аркасында Казанга киләчәк. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте. Бу карар кабул итү алдыннан Россия Президенты Владимир Путин Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Александр Бортниковның докладын тыңлады. Моннан тыш, ул телефоннан илнең Премьер-министры Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев белән сөйләште, дип ачыклык кертте дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе белән Татарстандагы барлык белем бирү учреждениеләрендә тикшерү үткәреләчәк. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның уку йортларында иминлек чараларын көчәйтүне бурыч итеп куюын әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International