11 сыйныфларда йомгаклау иншасы (изложение) нәтиҗәләре 2021 елның 15 апрелендә расланды.
«Заманча мәктәп» һәм «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысасында «Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм хезмәткәрләрне һөнәри үстерү академиясе» өстәмә һөнәри программалар буенча белем бирү педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге белән берлектә «Кванториум» балалар технопарклары , «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре һәм «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре педагогик хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри программалары буенча укуларын оештыра.
Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
Рус география җәмгыятенең "Ачышлар дөньясы" профильле сменасы 2021 елның октябрендә "Орленок" балалар үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте.
Политехник музейның «Балалар университеты» проекты үз аудиториясен киңәйтте: элек дәресләр яшь мәскәүлеләр өчен генә оештырылган булса, бер ел элек аларга башка төбәкләрдәге егетләр дә кушыла алды. Бу хакта Политехник музей программаларының продюсеры Оксана Александровская сөйләде.
Россия мәгариф министрлыгының Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркында ике проект башланып китте: Digital Education цифрлы технологияләр өлкәсендә онлайн-стажировка һәм «PROFхәрәкәт» яшьләр форумы, дип хәбәр итә Бәйсез дәүләтләр бергәлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар, халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2021 елда 9 фән: рус теле, математика, физика, химия, биология, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география буенча «Заманча укытучы мәктәбе» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укулар оештыра.
Казанның 98 нче мәктәбендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Җиңү диктанты” узды.
Россия фән һәм югары белем министрлыгының кабул итүнең контроль цифрларын бүлүгә кагылышлы гаммәви ачык конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына 2022/2023 уку елына 21707 бюджет урыны бүлеп бирелде. Конкурс нәтиҗәләре турында РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков брифингта хәбәр итте.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үз сайтында 2021 елгы БДИ контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын урнаштырды.