«Җиңү диктанты» халыкара агарту-патриотик акциясе 29 апрельдә Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән узачак.
Россия Президенты Владимир Путинның "Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның май аенда эшләми торган көннәр билгеләү турында" 2021 елның 23 апрелендәге 242 номерлы Указы нигезендә май бәйрәмнәрендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм көллиятләрр ничек эшләячәге турында хәбәр итәбез.
Бәйрәмнәр уңаеннан өстәмә ял көннәре билгеләнүгә бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 4 майдан 7 майга кадәр йомгаклау иншасын (изложение) уздыруның өстәмә срогын билгеләде - ул 2021 елның 12 маенда үткәреләчәк.
4-24 майда Саба районы гимназистлары командасы Краснодар краеның «Смена» ВДЦында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының финал этабында Татарстан данын яклаячак.
Мәгариф министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, ата-анага мәктәп ашханәләренә керү турында инструкция төзеде. Документ инде төбәкләргә җибәрелгән, дип хәбәр итте мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.
Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында куелган бурычны гамәлгә ашыру өчен, булачак укытучыларны әзерләүне камилләштерүне, уку йортлары инфраструктурасын яңартуны үз эченә алган педагогик вузларны үстерү стратегиясе эшләнәчәк. Бу һәм башка мәсьәләләр бүген И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов һәм министрлык карамагындагы 33 педвуз ректоры катнашында узган киңәшмәдә каралды.
26 апрельдән 29 апрельгә кадәр Татарстанда Кыргызстан Республикасы делегациясенең Кыргызстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гөлнара-Клара Самат җитәкчелегендәге визиты уза.
Беренче зат күзлегеннән сугыш турында «Искә төшерик” авторлык проекты Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәскәүдә һәм ил төбәкләрендә «Россия – минем тарих» мультимедиа паркларында эшли башлаячак. Күргәзмә Бөек Җиңү көненә багышланган, башкалада ул 29 апрельдә узачак.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының В.П. Муравьев исемендәге Затон мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
TATAR DOZOR-2021 квестында беренче урын «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексына һәм 15 нче гимназиягә бирелде.Уен Казанда узган ял көннәрендә узды. Квестта укучылар гына катнашты. Алар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүматлар һәм хезмәтләр нинди телләрдә бирелүен ачыклаганнар.