Татарстанда TikTok форматында республикага видеочакыру конкурсы узачак. 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр булган балалар татар, инглиз һәм рус телләрендә бер минутка кадәр озынлыктагы роликлар яздыра алачак, анда алар авылга, районга, шәһәргә яки тулаем Татарстанга чакыру тәкъдим итәчәк.
Проект дөнькүләм топны һәм аерым категорияләрдәге югары уку йортларының бәясен үз эченә ала, болар — белем бирү сыйфаты, үткәрелә торган тикшеренүләрнең сыйфаты, интернационализация дәрәҗәсе, финанс тотрыклылыгы. Иннополис университеты рейтингның ике исемлегенә керде – финанс тотрыклылыгы буенча 97 урын һәм интернационализация буенча 196 урын.
Казан укучылары "Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме" бушлай онлайн-олимпиадасы кысаларында Учи.ру платформасында узучы финанс белеме буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төбәк этабына старт бирделәр. Ул балаларга шәхси финанслар белән идарә итүнең нигезләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк һәм киләчәктә кирәк булачак акча белән эшләүнең гамәли күнекмәләрен бирәчәк. Әлеге чара ТР Милли банкы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында Казанның 5 нче лицеенда узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин онлайн-олимпиаданың «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узуын искәртте. Аның максаты – балаларга финанслар белән сак һәм рациональ идарәнең төп принципларын җиткерү.
2021 елда Түбән Кама беренче сыйныф укучылары сафын 3 513 бала тулыландырачак. Хәзер химиклар шәһәре мәктәпләрендә 32 меңнән артык укучы белем ала.
26 апрель көнне "Зур тәнәфес" бөтенроссия конкурсы бергәлегенең "ВКонтакте" социаль челтәрендә авиациягә багышланган "Безне күк көтә!" дигән яңа тематик атнасы башланды. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Югары белем алырга планлаштырмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын өчлегә булса да тапшырсалар, аттестатлар ала алачак. Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.
2021 елда беренче тапкыр компьютерларда узачак информатика буенча БДИ 27 апрельдә сынау рәвешендә узачак, дип белдерде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский.
Чаллы шәһәрендә студентлар кампусын төзү мәсьәләсе буенча РФ фән һәм югары белем бирү министрлыгы киңәшмәсе узды. Анда федераль министрлык, КФУ, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татинвестгражданпроект» вәкилләре катнашты.
25 апрель көнне Калининград өлкәсенең Зеленоградск шәһәрендә инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.