ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

1 майда Коррупциягә каршы “Бергәләп коррупциягә каршы!” дип аталган Халыкара яшьләр конкурсына эшләр кабул ителә башлана. Конкурс дөньяның барлык дәүләтләре яшьләре өчен үткәрелә. Ул Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылды.

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор укучылар тугызынчы класстан соң тапшыра торган төп дәүләт имтиханының (ТДИ) расписаниесен расладылар.

БДИ язуы расланды: "Бердәм"нең төп чоры бөтен ил буйлап 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Бу имтиханны бары тик югары уку йортларына керергә җыенган балалар гына тапшырачак, алар барлыгы 700 меңнән артык катнашучы. Бары тик мәктәп аттестаты кирәк булганнарны рус һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) май ахырында тапшыралар. Асылда, бу БДИның гадиләштерелгән варианты – база дәрәҗәсендәге катлаулылык биремнәре. "РГ" имтихан кампаниясенең иң мөһим нечкәлекләрен җыйды, алар турында чыгарылыш укучыларының күбесе әле  белми иде.

 

Татарстан вәкиле Ситдыйкова Лиана «Социаль эш» компетенциясе буенча WorldSkills һөнәри осталык конкурсының финалына чыкты.

Британия басмасы Times Higher Education (THE) 2021 елгы тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә югары уку йортларының йогынтысы рейтингы нәтиҗәләрен бастырды. Яңартылган шорт-листка 1 115 университет, шул исәптән 75 Россия университеты керде.


24
апрель, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре  «Киләчәк факторы» РОФПИ хезмәткәрләре белән берлектә өмәдә катнаштылар.

Гомумшәһәр өмәсе – Казанны үзгәртү һәм экологик хәлне сүздә түгел, ә эштә яхшыртуга өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.

«Сириус» фән һәм сәнгать паркында "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе  булган «Киләчәк укытучысы. Студентлар» һөнәри конкурсының финалы  тәмамланды. Финал ярышлары йомгаклары буенча 32 студент җиңүче булды. Конкурс РФ мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Проектның Оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстаннан — Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек дип табылды.

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) уздыру көннәрен расладылар, тиешле боерык хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Документ нигезендә, быел БДИ 31 майда башланачак һәм 2 июльдә тәмамланачак.

 

23 апрель көнне, Татарстан Республикасы РМУХ  әгъзалары Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева белән очрашты. Киләчәктә РМУХны нәрсә көтә? – очрашуның төп темасы шуннан гыйбарәт иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International