ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

Казан федераль университеты «Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен алуга конкурс игълан итә.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проектларын бастырып чыгарды. Исегезгә төшерәбез, быел БДИны югары уку йортларына керүче 11 сыйныф укучылары тапшыра. Ә тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике фәннән – рус һәм математика буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеген әйтте.

Укучыларга имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттыру мөһим, – дип киңәш итә Роспотребнадзор.

Чаллыда “Туган кешеләр” клубында тәрбиягә бала алучылар белән очрашу булды. Чара Гаиләгә ярдәм итү үзәгендә узды.

Казанның Киров районындагы Пилот урамында 101 нче номерлы «Мин үзем» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Бу шәһәрдә сан буенча алтынчы полилингваль мәктәпкәчә учреждение. Биредә балалар заманча интерактив җиһазлар ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәчәкләр, робототехниканы үзләштерәчәкләр һәм мультфильмнар ясаячаклар, шулай ук уен формасында чүп-чарны аерырга өйрәнәчәкләр.

Илдә 647 меңнән артык яңа заманча мәктәп урыннары булдырырга һәм «Мәгариф» илкүләм проектында күрсәтелгән глобаль максатны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк – мәктәп белеменең сыйфаты буенча дөнья лидеры булырга мөмкинлек бирә торган төзелеш буенча яңа программаны гамәлгә ашыруга старт бирелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Россия мәгариф министрлыгының  «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе катнашында эшләгән «Мәгарифне үстерү «Россия Федерациясе дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында»гы  карарында мәктәпләр төзелешен финанслау кагыйдәләренең яңа редакциясе теркәлгән. Бу  шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык принципларында да чагылыш табачак.

Татарстан укучылары «Миссия – үтәлерлек. Синең язмыш – финансист» бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар. Синең язмышың - финансист! Олимпиада 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр узды.

Чаллыда тьютор-укытучылар әзерләү өчен ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Асия Кислова хәбәр итте.

«Минем туган якның җирле үзидарә тарихы»  бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International