ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Казанның Бичурин урамында урнашкан 165нче мәктәпне реконструкцияләү эшләренә 1 миллиард сумга якын акча тотылачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

8-30 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Перемена с книгой» акциясе узачак. Акция матур әдәбият уку белән кызыксыну формалаштыруга, мәктәп укучылары тормышында китапның ролен арттыруга, әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм китапханәләргә йөрүгә юнәлтелгән.

2 сентябрьдә беренче курс студентларын укырга керүләре белән "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Яндексның Россиядәге генераль директоры Елена Бунина, компьютер фәннәре факультеты деканы Иван Аржанцев һәм "Гамәли математика һәм информатика" белем программасы академик җитәкчесе Евгений Соколов котладылар.

Кичә Казан мәктәпләрендә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган «Экстремизмга – юк!» бердәм республика дәресе үткәрелде. 

Сөйләмнәре бозылган кешеләр өчен нейрореабилитация системасын эшләргә? Пилотсыз очкыч ярдәмендә гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тотаргамы? Яңа энергетика системасы прототибын булдырыргамы?

"Кайнар йөрәк" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы сигезенче тапкыр гражданнарны бүләкләү өчен тәкъдимнәр кабул итә.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Җиңү диктанты" бөтенроссия патриотик акциясендә катнашты. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанның 72 нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы сорауларга җавап бирде.

2020 елның «Яшь профессионаллар» VIII Милли чемпионаты финалына Татарстаннан 21 компетенция буенча 24 катнашучы узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстанда «Фән» илкүләм проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзү планлаштырыла. Үзәк эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре нефть химиясе, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, медицина һәм биотехнология булыр дип көтелә.

Акция, "Тарихи хәтер" проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International