Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштыруларына сылтама белән RT хәбәр итә.
2020 елның 14-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләп килүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Кукмара районының Лубян урта мәктәбе базасында «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасы буенча вебинар үткәрде.
РФдә 50 меңнән артык мәгариф оешмасы укытуны дистанцион рәвештә үткәрә, әлеге практика Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Татарстанда, Якутиядә, Калининградта һәм Калуга өлкәсендә уңышлы тормышка ашырыла, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
2020 елның 18-19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Әлмәт муниципаль районының «5 бир!» 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында «Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча методик рекомендацияләр» дигән вебинар узды.
2020 елның 23 маенда 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Әдәбият буенча БДИга әзерлек аспектында заманча Ватан прозасын анализлау үзенчәлеге" дигән вебинар уздыра.
19 майда педагогларны дистанцион белем бирү технологияләренә өйрәтү мәсьәләләре буенча (тәҗрибә уртаклашу) республикакүләм киңәшмә узды. Ул Zoom сервисы аша видеоконференция режимында үтте. Киңәшмә эшендә өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының мәгариф эшчәнлеге буенча җитәкче урынбасарлары катнашты.
25, 26 һәм 27-нче майда мәктәп психологлары һәм педагоглар йомгаклау имтиханнарын уздыру чорында чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү күнекмәләренә өйрәтүче вебинарлар трансляциясенә кушыла алачак. Онлайн-дәресләрдә яшүсмерләрне психологик консультацияләүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышачаклар.
Быел Казанда 11 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Шуларның берсендә - шәһәрнең Совет районында 8 Март урамы, 7а адресы буенча урнашкан 104-нче номерлы балалар бакчасы.
Инновацияләргә ярдәм фондының «УМНИК» программасы кысаларында уздырыла торган «Технократ» бизнесны инновацион үстерү буенча яшьләр проектларының V Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты аспиранты, КФУ ИФМиБ прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең «Ген һәм күзәнәк технологияләре» OpenLab кече фәнни хезмәткәре Иван Яковлев бар.
2020/21 уку елына кабул итү кампаниясе барлык вузларда да диярлек дистанцион рәвештә узачак. Шул ук вакытта өстәмә сынаулар үткәрү хокукы булган университетлар абитуриент шәхесен идентификацияләү процедурасын һәм тәртибен мөстәкыйль билгели ала, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән.