ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән соң яисә аннан соңрак вакытта үткәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 майда Казан мәктәпләрендә укучыларның ташламалы категориясе өчен азык-төлек җыелмасының өченче партиясе бирелә башлады. Җыелмалар 24 мең 481 балага әзерләнде, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. Штабны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.

6-11 сыйныф укучылары өчен "Киләчәккә билет" башлангыч һөнәри ориентация проектын тормышка ашыруның үзенчәлекләренә багышланган төбәк вәкилләре өчен вебинарлар сериясе ачылды, аны бу елның июнь аена эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Россия мәктәпләрендә, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланганлыктан, гомуми тәнәфесләр үткәрелмәячәк. Роспотребнадзор шундый тәкъдимнәр әзерләгән.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң автомәктәпләрнең эш тәртибен аңлатты. Ведомство, аерым алганда, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, теоретик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә.

2020 елның 14 маенда 19:00 сәгатьтә Казан радиомеханика көллияте "online" режимында "Ачык ишекләр көне"  уздыра. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына керү өчен сайлап алган барлык фәннәрдән дә БДИ тапшыра алачак. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Россия Федерациясендә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне кертү тәҗрибәсе» видеоконференциясендә катнашты.

Федераль проект «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» юнәлеше буенча грант кысаларында тормышка ашырыла. Фәнни коллаборация йорты (ДНК) - югары уку йорты каршында балаларга өстәмә белем бирү үзәге. Аның эшчәнлеге «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән.

Мәгариф министрлыгы быелның 12 маеннан 31 октябренә кадәр Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә. Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, ул онлайн-форматта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International