ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Skysmart (Skyeng компаниясенең мәктәп юнәлеше) һәм "Мәгариф нәшрияты" АҖ интерактив эш дәфтәрен кулланучы мәктәп укытучылары саны буенча Россиянең топ-3 төбәге арасына керде.

Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Быел, "Мәгариф" милли проекты кысаларында, Татарстанның Чистай районында Александровка һәм Кубасс авылларында ике гомуми белем бирү мәктәбе төзекләндереләчәк. 

Биектау районында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге 48 мәктәп укучысы читтән торып белем алу өчен планшетлар алды.

Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган югары сыйныф укучылары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча дистанцион уку өчен планшетлар алдылар.

Түбән Камада «Демография» милли проекты ярдәмендә ике яңа мәктәпкәчә учреждение төзү дәвам итә. Аларның берсе - 35А микрорайонында, икенчесе - 29 нчы микрорайонда урнашачак.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында хәбәр итте.

Апрель аенда “Обнимем ребёнка с книгой!” Бөтенроссия китап укучылар акциясе старт алды. Анда гаиләләр дә, мәгариф оешмалары да, шул исәптән укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, китапханәчеләр, тәрбиячеләр һәм, әлбәттә, балалар үзләре катнаша ала.

Апас районында «Артык гаджетыңны бүләк ит» һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган «90 игелекле эш» акцияләре кысаларында кабат 10 балага ноутбуклар тапшырылды. 

Бүгенге көннән шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә Чаллының дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Исегезгә төшерәбез, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 1 млн 353 мең 580 сум акча бүлеп бирелгән. Мондый ярдәмне шәһәрнең 1 828 укучысы алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International