Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Триколор ТВ» һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) белән партнерлыкта өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк телепроектлар эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Хөкүмәтендә узган 2019/20 уку елында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында сөйләде.
Татарстанның Тәтеш районы укучыларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәчәкләр. Аларны дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдән 135 укучы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә керде.
Мәгариф министрлыгы укучыларга адресланган патриотик проектны хуплады. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына виртуаль чынбарлык форматында әзерләнгән. Проектта «Җиңү байрагы» махсус операциясенең символик һәм стратегик әһәмияте турында җентекләп сөйләнә, анда дистәләгән штурм төркемнәре һәм ялгыз сугышчылар катнашты.
Югары Осланнан «Жемчужина» хореография коллективы Muza 2020 инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате халыкара конкурсы лауреаты булды.
Татарстанда мобиль элемтә булмаган торак пунктларда мәктәп укучыларына белем бирүдә кейс-технологияләр кулланыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.
16 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет эше элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып аерым режимда узды. Биш депутат утырышта видеоконференция форматында катнашты.
Татарстанда быел авыл җирлегендә урнашкан алты мәктәпнең спорт залларын 8,6 млн. сумга ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча вебинарлар башланды.