Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Үткәннең битләрен ачканда...» виртуаль музее эшли башлады. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
"Фән" телеканалы "Викимедиа РУ" белән берлектә "Фәнне төшер" конкурсына фото- һәм видеоэшләр кабул итә башлады. Җиңүчеләрнең сурәтләрен "Википедия" мәкаләләрен тулыландырачак, видеоның иң яхшы фрагментлары эфирга эләгәчәк, ә конкурста катнашучыларның берсе "Фән" каналында алып баручы булу мөмкинлеге алачак.
Район Иҗтимагый советы тарафыннан Әтиләр советы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган «Дистанцион укыту: проблемалар һәм чишү юллары» темасына ата-аналар конференциясе узды.
14, 15 һәм 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү максатларында онлайн-вебинарлар үткәрелде.
Әлмәт балаларын компьютерлар белән тәэмин иттеләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов белән булып узган туры эфир барышында мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская җиткерде.
Иннополис университеты 1 июльдән 15 июльгә кадәр информатика буенча беренче җәйге онлайн-мәктәп үткәрәчәк.
Бүген бөтен дөнья буйлап музейлар карантинга ябыла, тик, бәхеткә, интернет аларның коллекцияләрен һәркемгә ачу өчен мөмкинлекләр булдыра - бу музейларның заллары буйлап йөрергә, үзизоляция режимын бозарга кирәкми.
16 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы «Карталар фестивале» II Бөтенроссия бәйгесен үткәрде.
IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде. Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп вакыты быел 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга ярдәм итү буенча «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» хәйрия акциясе старт алды, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән чыкты. Мәктәпне тәмамлаучылар, меценатлар һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәм итәргә өндәгән чакыруларга җавып биргән - Казанда гына да 155 гаджет җыелган.