Татарстан Республикасында эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 2020 елның гыйнвар аенда старт алган һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин инициативасы белән булдырылган «Земский учитель» программасы буенча гаризалар һәм документлар кабул итү сроклары 2020 елның 30 июненә кадәр озынайтылды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулары буенча кайнар линия ачты.
Россия Мәгариф министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия операторлары мөрәҗәгатьләр санының кимүен билгеләде.
Казанда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында эшләүче «Без бергә» консультатив үзәге коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә үз-үзен изоляцияләү чорында бушлай дистанцион психологик-педагогик ярдәм күрсәтә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова хәбәр итте.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең сайтында бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына индивидуаль әзерлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр бастыра башлады.
Рус географик җәмгыяте агымдагы елның көзендә алтынчы тапкыр узачак чираттагы Географик диктантның авторлары булырга теләүчеләрне барлый. Әмма быел РГҖ беренче тапкыр сорауларны эшләүгә экспертларны гына түгел, ә география, фән һәм Россия табигате белән кызыксынучыларның барысын да чакыра.
«Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча уздырыла. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә, әмма беренче тапкыр тулысынча "онлайн" режимына күчерелде.
Эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Президенты инициативасы белән "Земский учитель" программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә, ул 2020 елның гыйнварында Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
14 апрельдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узучы "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы сайтында тест узуның өченче этабына керү ачылды. Аның нигезенә 2019 елның ноябрендә "ПроеКТОрия" форумында эшли башлаган "Һөнәрләр сайлау" онлайн-тренажёры системасы ята.
Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында онлайн Ачык ишекләр көне оештырыла.