ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия операторлары тәүлек буе гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итә.

 

Түбән Каманың ике яңа балалар бакчасына язылу башланды. Бу хакта үзенең Instagramдагы аккаунтында Түбән Кама районы буенча мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.

Дәресләрдә балалар Казан буйлап сәяхәт итә, Казан Кремленең «Кол Шәриф» мәчете аппликациясен булдырырга өйрәнә ала.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов гражданнарны читтән торып кабул итте. 

23 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13 сәгатьтә Бөек Ватан сугышына багышланган «Минем һөнәр - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “ПроеКТОрия” порталы белән берлектә оештырыла.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын өйдә укытуга күчү башланганнан алып белем бирү контенты булган компанияләр белән аңа бушлай керү мөмкинлеген  ачу турында сөйләшүләр алып бара.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

“Бердәм Россия” партиясе мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче  балаларны дистанцион рәвештә белем алу өчен техник чаралар белән, ташламага ия булган балаларны өйдә ашату белән тәэмин итәргә һәм укытучыларның хезмәт хокуклары үтәлешен күзәтергә ярдәм итәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән "Бердәм россия" онлайн-киңәшмәсендә сүз барды.

 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы килеп туган хәлдә мәктәп укучыларын өйләрендә дистанцион технологияләр кулланып укытуга күчүче педагогларга ярдәм итү проектын башлап җибәрде. Проектны гамәлгә ашыруда төрле төбәк педагогик югары уку йортлары өлкән курс студентлары катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International