2 апрель көнне Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонын трансляцияләү сериясен 10:00 сәгатьтә су полосы буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров ачып җибәрә. Ул тамашачылар белән "Өй шартларында физик әзерлек дәресе" темасы буенча фикер алышачак, шулай ук тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларына, ата-аналарга һәм педагогларга ярдәм итү өчен ресурслар булдыруны дәвам итә.
Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды.
"Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе" (НРА) бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән балаларга өйдә белем бирүне оештыру буенча ата-аналар өчен мәгълүмати материаллар әзерләде.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов "ВКонтакте" социаль челтәр мәйданчыгында барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыять шартларында үз сәламәтлекләрен саклау өчен өйдә булган ата-аналарга, укучыларга һәм студентларга ярдәм йөзеннән оештырылган "Өй сәгате" онлайн-марафоны эфирларын ачты.
Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы югары уку йортларына керү имтиханнарының вакытын күчерергә карар кылды. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков «Россия-24» телеканалында «Диалог» программасына интервьюда хәбәр итте.
Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды.
Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Аның төп темасы - өйдә цифрлы технологияләрне кулланып укыту. Әлеге чыгарылыш Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгате белән башланып китә.
Университет аудиторияләре буйлап өйдән чыкмыйча йөрү? Факультет деканыннан шәхси онлайн-консультация алу? Россия югары уку йортларына нәкъ менә шундый режимда традицион ачык ишекләр көнен үткәрергә туры киләчәк.
"Ключ на старт. Космос для детей" мәгариф онлайн-порталы эшли башлады, анда космос, Россия ракета-космос тармагы турында танып белү материаллары, мәгариф һәм һөнәри юнәлеш проектлары һәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган.