ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүгеннән Саклык банкы  белем бирү платформасына Татарстан Республикасы мәктәп укучылары кушылды. Республиканың 127 мәктәбе укучылары платформа мөмкинлекләрен файдалана алачак. 

Менделеевск укучылары дистанцион укыячак. Студентлар мондый форматта белем ала инде. Район мәгариф оешмаларының мондый уку алымына әзерлеген тикшерделәр. 


28
март, 2020 ел
шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын күчерде. Карар барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде.

Татарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 26 мартындагы ПУ-195 номерлы Указы нигезендә 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмалары студентларына дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»  Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән дистанцион укуга күчкәндә барлыкка килүче мәсьәләләр буенча   киңәшмә уздырды.

Быел Алабугада «Мәгариф» милли проекты кысаларында шәһәрнең 8 нче һәм 10 нчы мәктәпләре матди-техник яктан тәэмин ителәчәк.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан радиомеханика көллиятендә булды һәм анда дистанцион укуның ничек оештырылуы белән танышты.

Көненә 500 данә– Түбән Кама күппрофильле көллияте студентлары шул күләмдә  медицина битлекләре әзерләүне планлаштыра. 

Авылга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү турында Татарстан хөкүмәте карары чыкты. Республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International