ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дистанцион белем алуга (ул коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен кертелә) әзерлекне тикшерү өчен Казанның 131 нче лицеенда булды. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә электрон, дистанцион укытуны оештыру буенча инструкцияләр җибәрде.

Татарстанда 19 марттан 21 мартка кадәр каникул алды атнасында дәресләр дистанцион рәвештә оештырыла һәм өйрәнелгән материалны кабатлауга багышлана. Укучыларның язгы каникулы 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) уздыру вакытын 25 майга кадәр озайтты һәм мәктәпләргә аларның графигын мөстәкыйль билгеләргә рөхсәт итте. Тиешле боерык Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев тарафыннан имзаланды.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Югары һәм урта һөнәри белем бирә торган уку йортларының студентларын дистанцион укытуга күчерү укытучыларның хезмәт хакына йогынты ясамаячак. Бу хакта бүген брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

23 марттан 12 апрельгә кадәр илнең барлык мәктәпләрендә дә каникуллар игълан ителде. Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы читтән торып укытуны оештыру буенча вакытлыча тәкъдимнәр эшләде.

Төбәкләр белән килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында эшне оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференц-элемтә режимында беренче киңәшмә 18 мартта 9:00 сәгатьтә узачак, турыдан-туры трансляция Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Ситуацион-мәгълүмат үзәге мәйданчыгыннан алып барылачак.

 

Дистанцион укуга күчү студентлар стипендияләрендә һәм югары уку йортларындагы хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак. Шул турыда Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде. 

Россия Мәгариф министрлыгы "Россия электрон мәктәбе" порталын куллану буенча методик киңәшләр әзерләгән. Инструкция Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм баш битендә беркетелгән.

Россия нәшриятлары төбәкләрдә укучыларны дистанцион укыту өчен электрон дәреслекләргә бушлай керү мөмкинлеген ачты. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координация һәм үзара хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең беренче утырышында хәбәр ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International