ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2020 ел
шимбә

11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә.

Татарстанның урта махсус уку йортларында практик дәресләрне башка вакытка күчерәчәкләр. Республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан педагогика көллияте белән танышканда шулай дип белдерде.

20 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.

Мәгариф министрлыгы электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми, урта һөнәри белем бирү программаларын һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр эшләде, бастырып чыгарды һәм төбәкләргә җибәрде.

Мәгариф министрлыгы  Mail.ru Group белән берлектә мәктәпләргә дистанцион укытуга тиз арада күчәргә ярдәм итәчәк чаралар комплексын тәкъдим итте.


20
март, 2020 ел
җомга

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы Россиянең төп югары уку йортларының бушлай онлайн-курслар исемлеген әзерләде. Ведомство хәбәре буенча, бу "дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын нәтиҗәле оештыру" максаты белән эшләнгән.

 

Илнең барлык мәктәп укучылары өчен дистанцион форматта "ПроеКТОрия" ачык дәресләре сериясе дәвам итә. Ул  "ПроеКТОрия" порталы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" милли проектының төп һөнәри юнәлеш проектларының берсе.

Гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләре «Россия сәламәтлек укытучысы - 2020» XI Бөтенроссия конкурсында катнаша ала, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты ярдәмендә уздырыла.

Информатика буенча мәктәп укучыларының Мәскәү олимпиадасында Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр арасына республикабызның дүрт укучысы бар - аларның барысы да К(И)ФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее укучылары, араларыннан 8 нче сыйныф укучысы Валерий Родионов абсолют җиңүче дип табылды.

Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, Иннополис Университетының Югары уку йортына кадәр әзерлек үзәге ярышларның финалын дистанцион технологияләр кулланып уздырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International