ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ведомство линиясенә караган югары уку йортларында планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне туктатып тору турындагы боерыкка кул куйды.

16 мартта Яр Чаллыда махсус гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «VII Бумеранг-2020 кубогы» мини-футбол турниры узды.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана.

11-нче сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга - 25-нче майдан 29-нчы июньгә кадәр күчерелә. Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20-нче марттан 13-нче апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.

Россия мәктәпләрендә 16-20 мартта 11 сыйныф укучылары өчен физика һәм биология буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак. Әлеге тикшерү эшләре мәктәп карары буенча үткәрелә һәм бу предметларны БДИ тапшыру өчен сайламаган чыгарылыш укучылары өчен оештыру каралган.

Россиядә мәктәп укучылары олимпиадаларын 12 майдан соң үткәрү планлаштырыла. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координацияләү һәм хезмәттәшлек буенча эш төркеменең беренче утырышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның ата-аналарына Covid-19 коронавирусы аркасында хәтта Россия төбәкләре буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Рафис Борһанов муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде

16-22 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында рус әдәбияты буенча укыту-тренировка җыены үткәрә.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру турында гариза бирде. Унберенче сыйныфта белем алучы дүрт укучы бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) испан теленнән тапшыру теләген белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International