Казанда "Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында «Талантларны үстерү: дәүләт, бизнес, мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды.
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 27нче майда башлана, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Илләр икътисадның академик белем бирү системасына гына түгел, милли хезмәт базары эчендә эшче кадрларның баланслы комбинациясен булдыру өчен эшче белгечлекләргә дә бәйле булуын аңлый башладылар. Бу хакта WorldSkills International халыкара хәрәкәте президенты Саймон Бартли Казанга «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатына визиты кысаларында белдерде.
РФ Мәгариф министрлыгы "Сәләтле затларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм мониторинглау кагыйдәләре" проектын бастырып чыгарды.
Бердәм Россиянең алдан тавыш бирүдә катнашучылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен хупладылар. Нәтиҗәдә, мәктәп портфельләре һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын 3474 укучы алачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Казанда узган праймеризда катнашучылар белән очрашуында билгеле булды.
Казанда Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук яшь эрудитларны әзерләгән педагоглар да билгеләп үтелде.
KFU SPE Student Chapter Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары берләшмәсе SPE нефтьчеләре инженерларының халыкара җәмгыяте (Society of Petroleum Engineers) «Excellent Award» (аны шулай ук «Gold Standard» дип атыйлар) бүләгенә лаек булды.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучылар өчен «Тел, әдәбият, сәнгать» төбәкара фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы проекты әзерләгән документ аспирантура һәм адъюнктура укучыларын бәяләү системасын үзгәртәчәк, аларның белем бирү программасын үзләштерүен түгел, ә аспирантларның фәнни эш дәрәҗәсе һәм аның нәтиҗәлелеге төп критерий булачак.Үзгәрешләр үз көченә керүнең планлаштырыла торган срогы - 2020 елның гыйнвары, диелә норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган документ проектында.
Бу - Россиядә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге катнашучылар һәм 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучылар арасында WorldSkills стандартлары буенча иң зур һөнәри осталык ярышлары.