2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга багышланган «кайнар линия» 20нче майда 11:00 сәгатьтә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Ситуация-мәгълүмат үзәгендә узачак.
24нче апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми берлегендә Россия Мәгариф министрлыгы физика буенча БДИга әзерлек буенча онлайн-консультация үткәрәчәк.
КНИТУ (КХТИ) базасында 22нче апрельдә технологик процессларны автоматлаштыру буенча Emerson лабораториясен ачу тантанасы булды.
23 апрельдә Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстан һәм Россиянең 150дән артык югары сыйныф укучысы яңгыратты.
РФ Мәгариф министрлыгы түбәндәге проектларны тормышка ашыру өчен «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында юридик затларга грантлар бирү буенча конкурслар игълан итте.
22нче апрельдә "Java" программалаштыру теле " программасының беренче чыгарылышы һәм йомгаклау дәресе булды. "IT-cube" балалар үзәгенең 3 нче төркеме укучылары сертификат һәм бүләкләргә ия булдылар. Чарага «IT-cube»да дәресләр вакытында балаларның нәрсәгә өйрәнүләрен үзләре күрә алган ата-аналар чакырылган иде.
Бүген 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый советы мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра.
Агымдагы елгы бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры штат режимында, җитди технологик өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды. Быел вакытыннан алда узган этапта 28 мең кеше катнашты.
2019 елда Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 4,6 миллиард сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә ТАСС төбәк премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән.
Казан шәһәренең Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Язгы игелек атнасы» республика акциясе кысаларында "Макдоналдс” компаниясе белән берлектә оештырылган хәйрия чарасы узды.