ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын һәм 2019 елда ДЙА үткәрү кампаниясендә катнашучы республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасыннан җәмәгать күзәтүчеләрен укытуны башлап җибәрде.

11 – 14нче март көннәрендә "Ел тәрбиячесе – 2019” республика конкурсының финалы уза. Анда конкурсның зона этабы барышында сайлап алынган 20 кеше катнаша.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә ведомствоның рәсми җәмәгатьчелегендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен ачып җибәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вузлар өчен вебинар үткәрә һәм  рәсми сайтларга мәгълүмат урнаштыруга карата таләпләр турында сөйләячәк.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

26нчы номерлы гимназия укучылары Европа European Math Tournament математика турнирында катнаштылар. Интеллектуаль ярышлар Минскида ике: 12 һәм 14 яшь категориясендә узды һәм Мәскәү, Төмән, Яр Чаллы, Краснодар крае, Болгария, Таҗикстан, Эквадор мәктәп укучыларын җыйды. 

Татарстаннан Федор Шадрин WorldSkills ка әзерлек кысаларында Россия җыелма командасы составында Бразилиягә тренировка җыеннарына барачак. 

"Глаголица” бәйсез балалар әдәби премиясенең ел саен үткәрелә торган конкурс сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче 10 - 17 яшьлек яшь авторлар катнаша ала.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы мактаулы икенче урынны алды.

131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасының бронза медален алды.

6нчы мартта Казанның 3нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислегендә 2019 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International