ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

 24-25 июньдә район мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучыларының “Чыгарылыш кичәләре“ узачак.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстанда уза торган башка зур ярышлардан аермалы буларак, WorldSkills аерым категориягә керә, чөнки эшче һөнәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртүгә, аларның дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. 22 июньдә  бу хакта Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында узган "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре белән очрашуда белдерде.


БДИ инглиз, француз, алман һәм испан телләре буенча үткәрелә. “Сөйләү” бүлеге 2015 елда кертелгән иде.

24-нче июньдә Россиядә 2016 елгы БДИ тапшыру өчен резерв көн булып тора. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, биология, тарих һәм әдәбият буенча имтихан тапшыра алачаклар.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Быел Әлмәт районының 42 мәктәбендә лагерьлар эшли. Капиталь ремонт эшләре уздырыла торган һәм дәүләт имтиханнары барган мәктәпләрдә генә лагерьлар оештырылмаган.

334 татарстанлы җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында 80-99 балл җыйган. 641е минималь 42 баллны да җыя алмаган.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсының 1 этабы тәмамланды. Быел конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнашты.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия тышкы эшләре министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Монголия хөкүмәтара комиссия рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

 Математика буенча профиль дәрәҗәдәге 2016 елгы БДИ нәтиҗәләре мәгълүм булды. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханны 6 июнь көнне тапшырган иде.

Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле буенча имтиханны яңадан тапшыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International