ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

23 июньдә  "Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар балалары өчен "Дуслык" төбәкара сменасы ачылды.

Иннополис университетына киләсе уку елына 58 ил абитуриентларыннан гаризалар алынган. Бүген бу хакта журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының финалы ачылды. Искәртәбез: аның темасы булып калдыкларга каршы көрәш.

Бүген Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачыла. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә, дип хәбәр ителгән Иннополис университеты сайтында.

Татарстанның “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” – ШТК балалар һәм яшьләр оешмасы 13-30 августта җәйге алан оештыра.

Россия 2018 елда Бөтендөнья роботлар олимпиадасы финалын (World Robot Olympiad, WRO)  үткәрүгә заявка бирәчәк. Бүген бу хакта Иннополиста журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

Нурлатның Иске һәм Түбән Чаллы авылларында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар өчен Сабан туе уздырдылар. Районда мондый күңел ачу чарасы 2008 елдан бирле оештырыла. Быел 10 гаиләдә яшәүче 30 га якын бала катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.


24
июнь, 2016 ел
җомга

23 июньдә  Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.

23 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узды.  Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү  системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алыштылар. 

23-24 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Мәгариф комитеты делегациясе Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнарында булды. Делегация вәкилләре Казан педагогика көллияте, Казан төзелеш көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Казан халык һөнәрчелеге  эшләнмәләре техникумы һәм Алабуга политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International