Татарстанның “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” – ШТК балалар һәм яшьләр оешмасы 13-30 августта җәйге алан оештыра.
Россия 2018 елда Бөтендөнья роботлар олимпиадасы финалын (World Robot Olympiad, WRO) үткәрүгә заявка бирәчәк. Бүген бу хакта Иннополиста журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.
Нурлатның Иске һәм Түбән Чаллы авылларында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар өчен Сабан туе уздырдылар. Районда мондый күңел ачу чарасы 2008 елдан бирле оештырыла. Быел 10 гаиләдә яшәүче 30 га якын бала катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.
23 июньдә Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.
23 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узды. Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алыштылар.
23-24 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Мәгариф комитеты делегациясе Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнарында булды. Делегация вәкилләре Казан педагогика көллияте, Казан төзелеш көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Казан халык һөнәрчелеге эшләнмәләре техникумы һәм Алабуга политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты.
24-25 июньдә район мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучыларының “Чыгарылыш кичәләре“ узачак.
Татарстанда уза торган башка зур ярышлардан аермалы буларак, WorldSkills аерым категориягә керә, чөнки эшче һөнәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртүгә, аларның дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. 22 июньдә бу хакта Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында узган "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре белән очрашуда белдерде.
БДИ инглиз, француз, алман һәм испан телләре буенча үткәрелә. “Сөйләү” бүлеге 2015 елда кертелгән иде.
24-нче июньдә Россиядә 2016 елгы БДИ тапшыру өчен резерв көн булып тора. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, биология, тарих һәм әдәбият буенча имтихан тапшыра алачаклар.