ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла.

Бүген 4 меңнән артык, шул исәптән быел мәктәпне тәмамлаучы 3 меңләп кеше, резерв көннәрендә рус теле буенча БДИ тапшыра. Барлыгы 725 имтихан үткәрү пункты ачылган, дип хәбәр ителгән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек  буенча федераль хезмәт сайтында.

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан “Авыл укытучысы-2016” конкурсы 3 этапта уздырыла. I этап 2016 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр дәвам итә. 1–31  нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау. 


26
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Казанның 2 нче номерлы лицей-интернаты “Инициативалы инновацион проект” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бәйге Россия Федерациясенең мәгариф системасын үстерү федераль максатчан программасы һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бу җиңү лицейның мәктәп бизнес-инкубаторы үсешен финансау мөмкинлеге бирәчәк.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Татарстанның дәүләт порталында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче балалар өчен ата-аналардан алынган түләүнең бер өлешен кире кайтаруны сорап, гариза тапшыру мөмкинлеге булдырылды. 

23 июньдә  "Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар балалары өчен "Дуслык" төбәкара сменасы ачылды.

Иннополис университетына киләсе уку елына 58 ил абитуриентларыннан гаризалар алынган. Бүген бу хакта журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының финалы ачылды. Искәртәбез: аның темасы булып калдыкларга каршы көрәш.

Бүген Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачыла. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә, дип хәбәр ителгән Иннополис университеты сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International