ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтте.

2016 елның  1 июненнән 30 июненә  кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 107  мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 24   мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

9-14 июль көннәрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында үткәреләчәк “Сәләт” V Халыкара белем бирү яшьләр форумында катнашучылар киңкүләмле флешмоб әзерли. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә форумның башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, флешмобны 13 июль көнне оештыру ниятләнә. Бу көнне форумга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресусрлар һәм экология министры Сергей Донской һ.б. рәсми затлар килүе көтелә.


2
июль, 2016 ел
шимбә

«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын үтәгән Зәй районының 11-15 яшьлек 505 укучысына алтын, көмеш, бронза билгеләре тапшырыла.


1
июль, 2016 ел
җомга

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде. Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

25 июньдә Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе базасында Россия Федерациясе регионнарында яшәүче балалар өчен төбәкара "Бүләк" милли-мәдәни профиль сменасы ачылу тантанасы узды. Агымдагы елда әлеге смена 22 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк

Яңа уку елында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында татар төркеме ачыла.

30 июньдә  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Вазгыяти-мәгълүмати үзәгендә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе була.

13 июньдә республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

 Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы каршында "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды. Чара ачылу тантанасында ТР вице-премьеры - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туганы барон Александр фон Гревениц катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International