ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

2016 ел нәтиҗәләре буенча, БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Иннополиста "Президент академиясе җәйге кампусы" ачылды. Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау катнашты.

2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре хакында 19 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узачак брифингта Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итәчәк.

Татарстан Республикасыннан Дарья Пронина, Алмаз Закиров, Ольга Гуслярова, Андрей Толкачев һәм  Надежда Чернова  "Балтийский Артек" Бөтенроссия яшьләргә белем бирү форумының "Яшь укытучылар" сменасында катнашачак.


15
июль, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда кооператив институтының яңа уку корпусы нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия кооперация университеты ректоры Андрей Бусыгин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов катнашты.


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшь геологларының III Республика ачык басу  олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта катнашучылар Иҗтимагый совет эшчәнлеге регламентын билгеләде, 2016 елга эш планына үзгәрешләр кертте.

13 июльдә Әлмәт районында урнашкан "Дружба"  балаларны сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы ачылу тантанасы узачак. Олимпиадада Татарстаннан 35  команда, Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан һәм Казахстан Республикасының Усть-Каменогорск шәһәреннән берешәр  команда катнаша.

2016 елның 8-10 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында  VII  Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестивальдә  Россия регионнарыннан һәм республикабыздан 350  укытучы  катнашачак. Алар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, акция 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оешкан иде.
Татарстанда 2016 елның беренче яртыеллыгында 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан. Барлыгы 5 360 150 сумлык ярдәм күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International