Бүген “Сәләт” йортында татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены уздырылды.
Сезонны ябу чарасында “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина, “Сәләт” активистлары катнашты.
Быел Казан өченче тапкыр “Россия Студентлар язы” фестиваленең финалын кабул итә. 15-20 май көннәрендә узачак бу киңкүләм чара турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сүз барды.
Быел Казанда узачак Россия Студентлар язы фестивале кысаларында, Казан Кремленнән Казан федераль университетына кадәр студентларның тантаналы йөреше узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров хәбәр итте. Матбугат очрашуында, шулай ук, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россия яшьләре берлеге рәисе Павел Красноруцкий, Россия Студентлар язы-2016 башкаручы директоры, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.
Татар дәүләт “Әкият” курчак театры сәхнәсендә “Үлемсез иҗат” дигән театр фестивале үтә. Бу елда чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм күренекле драматург Уильям Шекспирның тууына 400 ел булуга багышлана.
Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ректорны сайланды. Вуз коллективының күпчелеге тарафыннан вакытлыча академия башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Равилов сайланды.
Иртәгә кичке 4тә “Сәләт “ йорты конференц-залында (Казан ш., Островский ур., 23нче йорт, 4нче кат) татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены була. Сезонны ябу чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” активистлары катнашуы көтелә.
Казанда 3-7 июньдә туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиада үткәрү планлаштырылган. Май ае башында онлайн-тестлаштыру рәвешендәге читтән торып сайлап алу турыннан соң, ә анда 3 меңләп 8, 10 нчы класс укучылары катнашыр дип көтелә (былтыр 2,7 меңләп булган), көндезге этапта 200ләп катнашучы Казанда Универсиада авылында торачак (былтыр 100 кеше килгән).
29 апрельда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Хөкүмәт йортында 23-27 майда Красногорскида узачак WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында катнашырга тиешле Татарстан командасы белән очрашты. "Без Россия, Татарстан һәм Казан 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулау белән горурланабыз, өстәвенә, көндәшләр дә җитди булды", - диде И.Халиков. Аның сүзләренчә, моңа республиканың күп кенә зур күләмле чаралар үткәрү тәҗрибәсе булганга ирешелгән.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 2015 нче елның ноябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр “ Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең лидерлык сыйфатларын һәм идарә итү компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча укытылган В төркеменә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләренең йомгаклау аттестациясе үтте.
Идел буе федераль округында узган "Победа" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозиции) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста беренче урынны Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды.