16 апрельдә Казанда "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының ябылу тантанасы була. "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда 11-17 апрельдә уза.
Иртәгә, 15 апрель көнне, “Студентлар язы” республика фестивале кысаларында Казанда IT-паркта “Интеллектуаль яз” фестивале уздырыла.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте. Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.
Бүген Казанда "Панорама" Халыкара журналистика атнасы кысаларында, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган акция узды. Чара барышында мәгълүм булганча, журналистика факультеты деканы истәлегенә момериаль такта 19 майда,ТР Матбугаты көнендә ,тантаналы рәвештә ачылачак.
16 апрель көнне халыкара дәрәҗәдәге масштаблы вакыйга – чираттагы 13нче “Тоталь диктант” акциясе узды. Текст авторы итеп бу юлы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев сайланган иде. Татарстанда да йөзләгән кеше үзенең рус телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. 23 апрель көнне исә татар телен белүдә сыналып булачак. «Тоталь диктант»тан аермалы буларак «Бердәм диктант» быел беренче тапкыр оештырыла.
11 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасында ел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Татарстанда иң яхшы укытучы исеменә Казанның 110-нчы номерлы лицеенда эшләүче Риат Хәбибрахманов лаек булды. Бәйгедә җиңүченең гомуми укыту стажы 18 елдан артып китә. 110-нчы номерлы лицейда Р.Хәбибрахманов тормыш иминлеге нигезләре дәресен 2014 елдан бирле укыта.
Бүген Мәскәүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында булды.
Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы дигән исемне алу өчен быел шәһәр мәктәпләренең 4 нче сыйныфларыннан 8 укучы катнашты.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде.
Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.