ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

20-сеннән алып 22-нче апрельгә кадәр Казанда педагогик көллият базасында “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы узачак. Җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәшә.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

18 апрельдә  «Татар-информ» агентлыгында IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына багышланган матбугат конференциясе була.

16 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында төрле яшьтәге йөзгә якын кеше "Тоталь диктант" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашты. Быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 2нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп яздырды.

Дәүләт инклюзив белем бирү идеясен алга сөререгә тиеш, дип белдерде 14 апрель “Туры линия” барышында Россия Президенты Владимир Путин, Россиядә аутизм белән авыручы кешеләргә ярдәм фондын җитәкләүче Авдотья Смирнова соравына җавап биреп.

Бүген Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ның сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда яңа Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре тантаналы төстә ачылды. Шулай итеп, берьюлы шундый дүрт мәйданчык ачылды. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Чаллыда һәм "Kazan-Arena" стадионында «КидСпейс» балалар һөнәрләр шәһәре базасында ачылган.

Казан балаларының быел җәйге ялына каралган шәһәр программасын финанслауга 246 млн сум акча каралган, бу исә былтыргыдан 6,5 процентка артыграк. Лагерьларда эшләячәк педагогларга 24 мең сум айлык хезмәт хакы түләнәчәк, ул исә 2015 елдагыдан 15 процентка югары.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген сәгать 15.00да Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясе үткәрелә. Теләгән барча кеше Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис шәһәрләрендә диктант яза ала.

Апрель...Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 16 апрельдә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” исеме астында марафон үтте. Районыбыз бик күп кунаклар кабул итте. Марафонны 7 номерлы мәктәптә “Туган тел, тәндә- җанда калсын, ана сөте булып гомергә” исеме астында башлап җибәрделәр. Эстафетаны 2 мәктәп “Син минем тере тарихым, Син минем киләчәгем!” исеме астында дәвам итте.

14 апрель көнне сәгать 11дә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме уздырыла.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы җыелма командасы Саранск шәһәрендә 13-16 апрельдә узачак WorldSkills Russia ярымфиналында катнаша. Татарстаннан ярымфиналда 27 студент һәм  28 эксперт катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International