Әгерҗенең 2нче мәктәп укучылары үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15 мең 680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Быел танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм танылган укытучылар, әйдәп баручы фән һәм җитештерү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булды.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде.
24 декабрьдә Казанда Идел буе фикультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы элемтә министрлыгы белән берлектә Кукмара районында балалар бакчаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт тәкъдим итүнең дистанцион мониторингы үктәрелде.
Бар халык кар юклыкка зарланып йөргән көннәрдә, Апас аграр көллияте коллективы кардан сыннар ясап гаҗәпләндерде.
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында мәктәп укучылары өчен үзенчәлекле программаны балаларга иҗат йорты, сәнгать мәктәбе коллективлары әзерләде. Биредә шулай ук, каникуллар дәвамында балаларга вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү мөмкинлекләре турында да бәян ителде.
2010-2015 нче елларда, "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 10,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бүген ТР Дәүләт Советында узган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 нче елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
Мөслимдә 23 декабрь көнне, мәгариф идарәсе планы нигезендә, Баек мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ФГОСны тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр” дигән темага район семинары узды.
2015 нче елның 23 нче декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте - Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары катнашында «Язучы дәрес бирә» Республикакүләм белем бирү проектын тормышка ашырды.