Бүген Казан ратушасында 2015 ел уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча укучылар, студентлар һәм аспирантларга Казан мэрының исемле стипендиясен тапшыру тантанасы узды. “Бүген традиция буенча Яңа ел алдыннан биредә, Казан ратушасының төп залына талантлы егет һәм кызларны мэр стипендияләре белән бүләкләү өчен җыелдык. 2015 ел уңышлы булды, безне бигрәктә балалар куандырды”, - диде Илсур Метшин сәламләү сүзендә.
Зәй мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе белән берлектә, укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен төрле предприятиеләргә балаларны алып чыгып очрашулар оештыруны дәвам итә. Бу көннәрдә шундый үзенчәлекле экскурсия татар гимназиясенең IX сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
2015 нче елның 16 -18 декабрьдә "Костер" балаларны укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге чарада республика мәктәпләре укучылары катнашты. Олимпиаданың фәнни-методик комиссияләрендә Чувашстан, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Эл республикаларыннан килгән галимнәр - тел белгечләре эшләде.
19 декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның III Республикакүләм форумы узды. Форумда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү һ.б. хакында фикер алышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетында Татарстан вузлары ректорлары белән очрашты.
Казан каласындагы барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрендә Яңа ел Чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк. Аларда 3 яшьтән 18гә кадәр булган барлыгы 180 мең бала булып, могҗизаи дөньяга чумып, күңел ачар дип планлаштырыла.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә.
Арча педагогика көллиятенә бер көнне язучылар десанты төште, дисәң дә дөрес булыр. Татарстан Язучылар берлегеннән бирегә берьюлы 15 язучы, шагыйрь, журналист килде. Тагын шунысы – бу гадәти очрашу гына булмады, кунаклар сыйныфларга кереп дәрес бирде. Дәреснең темасы – “Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле”.
25 декабрьдә “Татнефть арена” боз сараенда булачак республиканың Яңа ел тамашаларына, ягъни Татарстан Президенты Чыршысына Казаннан 1 мең укучы чакырулы.
Малайлар һәм кызларны Ютазы Балалар иҗаты үзәге кышкы каникул көннәрен үзе белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакыра.