Лаеш балалар йортының Идел буе федераль университеты укытучылары катнашында үткән педагогик совет утырышында ятим балаларга тәрбия бирү өлкәсендә яңа проект әзерләү буенча эшче төркем булдырылды.
2015 елның 18 декабрендә Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia чемпионатының "Электроника буенча белгеч" компетенциясе буенча сайлап алу этабы тәмамланды. Чемпионатта Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән тугыз студент катнашты.
Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты университет статусы алды. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бу турыда боерык имзаланган. Хәзер уку йорты "Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты" исемен йөртә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.
2015 елның 10 декабрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында "21 гасыр лидеры" Бөтенроссия лидерлар һәм яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннар саны буенча Татарстан Россиянең 61 регионы арасында беренче урынны алды.
Татарстан кадетлар корпусында укучылар 13 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә узган кадетлар балында катнашты. Чарада Татарстан кадетлар корпусы, Пермь, Удмуртия һәм Башкортостан кадетлар корпусыннан укучылар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумында катнашу кысаларында, республикадан читкә киткән яшь белгечләр белән очрашты.
17 декабрьдә Казанда балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Без бергә”/“Мы вместе” республика слеты узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Чара, “Татарстан варислары” берлеге төбәк балалар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан, оештырылды.
Кичә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Татар мәдәнияте көннәре” кысаларында Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәният үзәге ачылды.
Татарстан чыгарылыш классларының йомгаклау иншаларын һәм изложениеләрен тикшерү, эшкәртү төгәлләнде.